ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Сәгыйть Рәмиевне искә алырлар

25 февраль 2010, 10:11

Бүген Габдулла Тукайның әдәби музеенда күренекле татар шагыйре, драматург, тәрҗемәче һәм публицист Сәгыйть Рәмиевнең тууына 130 ел тулуга багышланган “Сызыла, күңеле
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда “ Тукай һәм аның даирәсе” циклы кысаларында күренекле татар шагыйре, драматург, тәрҗемәче һәм публицист Сәгыйть Рәмиевнең тууына 130 ел тулуга багышланган “Сызыла, күңелем” шигъри-музыкаль кичә үткәрелә.
Сәгыйть Рәмиев - 1880 елның 12(24) февралендә элекке Ырымбур губернасы Акман (Ибрай) авылында туа. Рәмиевлар фамилиясе борынгы Болгар морзалары нәселеннән килә. Сәгыйтьнең әтисе Лотфулла Мөхәммәтҗан улы, төп чыгышы белән Эстәрлетамактан, Сәлим Ахун гаиләсеннән була. Ул Акман авылына Сәгыйть туасы елны килеп урнаша.
1886 елда Рәмиевлар гаиләсе Урал суы буендагы Иләк шәһәренә күчә. Сәгыйть монда башлангыч мәктәптә, 1890-1902 елларда Ырымбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый, өч класслы рус мәктәбендә дә белем ала. Бу мәдрәсәдә Гаяз Исхакыйның килеп укытуы, аның белән якыннан танышу буларак шагыйрь күңелендә тирән тәэсир калдыра. Алдынгы шәкертләрнең берсе буларак мәдрәсәне бүләк белән тәмамлагач, Сәгыйтьне шунда ук мөгаллим итеп калдыралар. Ул анда математика һәм фарсы телен укыта. 1903-1904 еллардан, революцион рухлы яшьләр белән аралашып, яшерен прокламацияләрне тәрҗемә итүдә һәм таратуда катнаша.
1906 ел башларында Казанга килә. Биредә ул Гаяз Исхакый җитәкчелегендә оештырылган “Таң йолдызы” газетасын чыгару хәстәрлегендә катнашып, аның беренче саннарыннан башлап хезмәт итәргә керешә.
Бу газетада аның азатлык, тигезлек идеяләре белән сугарылган мәкаләләре, шигырьләре, “Бел телен, эзлә юлын”, “Әгәр баксаң газеттагы хәбәрләргә” һ.б., ярымтәрҗемә рәвешендә язылган “Татарча Марсельеза”, “Бәхилләшү”, “Кыю атлагыз, иптәшләр!”, “Кояш чыга да бата да...” кебек җырлары урын ала.
Хокүмәт органнары самодержавиягә каршы ачыктан-ачык сул лозунглар белән чыккан “Таң йолдызы” газетасын һәм шул вакытта аның җаваплы редакторы Сәгыйть Рәмиевне эзәрлекли башлыйлар, соңыннан кулга да алалар. Ләкин адвокаты аның гаепсезлеген исбат итә. Тик шулай да 1906 елның 17 ноябрендә “Таң йолдызы” чыга торган типографияне ябалар.
Сәгыйть Рәмиевнең якыннан катнашлыгы белән 1907 елның 23 апрелендә “Тавыш” газетасы чыга башлый. Ә июнь переворотыннан соң илдә кара реакция чоры башлангач, С.Рәмиев эшсез, бик кыен шартларда кала. Ул революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып, “Низамлы мәдрәсә” һәм “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” пьесаларын иҗат итә.
1909 ел башларында “Баянелхак” һәм “Казан мөхбире” газеталарына эшкә керә.
1910 елның җәендә С.Рәмиев Әстерханга, “Идел” газетасына эшкә китә. 1910-1914 елларда - аның Әстерхан чоры. Ул, рәсми рәвештә “Идел” газетасының фактик редакторына әверелә.
1914 елда “Идел” газетасы ябыла. С.Рәмиев Әстерханнан сөрелә Һәм Уфага китә. Уфада С.Рәмив “Уфимский сельскохозяйственный листок” журналын тәрҗемә итеп, татарча чыгарып бара. М.Гафури, Г.Ибраһимов һ.б. әдипләр белән аралашып, әдәбият һәм мәдәният хәрәкәтендә якыннан катнаша. Ләкин С.Рәмиевне эзәрлекләүләр, Уфада да давам итә. Социалистик революцияне С.Рәмиев дәртләнеп каршы ала һәм актив рәвештә иҗтимагый-политик эшләргә кушылып китә. 1919-1920 елларда ул Урал өязе Ваһапов бистәсендә ревком секретаре, Магнитка станциясендә халык мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. 1921 елда Чиләбедә педагогия техникумында татар теле укыта. 1922 елда Рәмиевлар гаиләсе Уфага кайта. Бу вакытларда инде үзен газаплаган үпкә авыруы көчәйгәннән-көчәя баруга карамастан, шагыйрь поэтик иҗат эшен активлаштыру турында уйлана. Ләкин 1926 елның 17 мартында шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.
1907 елның көзедә Габдулла Тукай Казанга килә һәм килгән көнне үк Сәгыйть Рәмиены эзләп таба. Тукай белән күрешеп дуслашу, Фәтыйх Әмирхан җитәкчелегендәге “Әль-ислах” газетасына якынаю С.Рәмиенең поэтик иҗаты үсеп китүгә уңай тәэсир итә.
Габдулла Тукай белән Сәгыйть Рәмиев арасында бер-берсенең иҗатын тәнкыйтьләү аркасында каршылыклар булган, билгеле. Чөнки Тукай - туры сүзле, принципиаль шагыйрь. Ул дусларын тәнкыйть иткәндә, алар үпкәләр дип уйламаган да, киресенчә, бәлки эчләреннән рәхмәт әйтерләр, дип ышанган.
Габдулла Тукай Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләрендәге романтик ашкынуны, сөйләмгә якын тигезсез, беркадәр кытыршы ритмиканы өнәп бетермәсә дә, аның талантын таныган, үзен якын итеп, дуслык мөнәсәбәтендә булырга тырышкан. Аларның шигырь турында еш кына бәхәсләшкәннәре билгеле. Тукай Әстерханга килгәч тә Рәмиев белән айдан артык бергә яши. Төрле бәхәсләрдә үткәргән сәгатьләре дә күп булгандыр, әмма бер-берсенә карата булган ихтирамнары кимемәгән. Сәгыйть Рәмиевнең күпкырлы, бай иҗат мирасы, бигрәк тә шигъри мирасы, татар әдәбияты, мәдәниятенең әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Аның образлы фикерләүгә, татар шигыре төзелешенә керткән яңалыклары, аңардан соң килгән күп шагыйрьләр иҗатында үстерелеп,татар поэзиясенең формалашуына уңай тәэсир ясады.
Шагыйрь С.Рәмиевнең романтик мотивлары Габдулла Тукай поэзиясендә үк чагылыш тапты, прозада һәм эстетик фикердә Галимҗан Ибраһимов кебек зур әдипләр иҗатына йогынты ясады, сәнгатьчә фикерләү һәм шигырь төзелешенә керткән яңалыклары Сәгыйть Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Нәкый Исәнбәт, Кави Нәҗми, аеруча Һади Такташ иҗатында үстерелде.
Татарстан Республикасы милли китапханәсе белән берлектә ясалган күргәзмәдә ХХ йөз башында Сәгыйть Рәмиевнең Казанда һәм Уфада чыккан китапларын, аның шигырьләре чыккан “Шура”,”Аң”,”Безнең юл” журналларны, ул эшләгән “Таң йолдызы” газетасының күчермәсен күрергә мөмкин.
Кичәдә Казан дәүләт университетының әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Казан шәһәренең 1нче музыка мәктәбе укытучыларының кыллы квартеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мулланур Габитов җитәкчелегендәге “Садә” вокаль квартеты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары катнаша, дип хәбәр иттеләр Тукайның әдәби музееннан.





Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10