ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Минтимер Шәймиев: “Талантлы студентлар һәм аспирантларга ярдәм күрсәтергә кирәк”

24 гыйнвар 2009, 17:47

Казан Кремлендә ТР Президенты ТР махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, грантлар һәм премияләр конкурсында җиңүчеләр белән очрашты
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Россия Студентлар көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, Татарстанның яшь галимнәр һәм яшьләр фәнни коллективларының фәнни тикшеренүләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен грантлар һәм премияләр конкурсында җиңүчеләр, Россия һәм чит илләрнең фәнни, мәгариф үзәкләрендә кадрлар әзерләү һәм белемнәрен арттыруга ТР Хөкүмәте грантларына лаек булган студентлар һәм аспирантлар белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, республика югары уку йортлары ректорлары, махсус урта уку йортлары директорлары, фәнни белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр оешмалары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2008 ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 85 кеше (20 аспирант, 45 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище курсанты, 20 башлангыч һөнәри белем бирү һәм махсус урта уку йорты студенты) ТР махсус дәүләт стипендияләренең стипендиатлары булган. 32 проект ТР Хөкүмәте грантлары белән билгеләп үтелгән.
Чара башланыр алдыннан ТР Президенты стипендиатларның дәүләт стипендияләре белән билгеләп үтелгән эшләре белән танышты. Талантлы егетләр һәм кызлар үзләре катнаша торган фән, Халыкара яшьләр программалары, студентлар хезмәт отрядлары, волонтерлар хәрәкәте өлкәләрендәге проектларын тәкъдир итте. Яшь КВНчылар – Россия КВН Премьер–лигасы чемпионнары Минтимер Шәймиевне 25 февральдә билгеләп үтеләчәк Татарстан шаяннар һәм тапкырлар клубының 15 еллыгы уңаеннан үтәчәк бәйрәмгә чакырды.
“Россия Студентлар көне алдыннан без талантлы студентлар һәм аспирантлар белән традицион очрашу үткәрәбез. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм”, – диде Минтимер Шәймиев стипендиатларга мөрәҗәгать итеп. Залда утырган ике Татьянага ТР Президенты чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
“Биредә талантлы яшьләрнең җыелуы шатлыклы күренеш. Табигый талантыгыз, тәрбияче һәм укытучыларыгызның гаять зур хезмәте нәтиҗәсендә, үз тырышлыгыгыз белән сез зур уңышларга ирештегез. Сезнең барыгызны да котлыйм һәм рәхмәт белдерәм. Алга таба да зур уңышларга ирешүегезне теләп калам”, – диде ТР Президенты.
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев дөньяда, илдә һәм республикада барган процессларга җитди анализ ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстан зур үсеш кичерде. Республика башкаласы, шәһәрләр, район үзәкләре, авыллар, юллар күз алдында яхшы якка үзгәрде.
“Дөнья икътисадына интеграцияләнгән илләр кризистан аеруча зур зыян күрә. Нефть бәясе, нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясенә булган сорау – боларның барысы да Россия һәм Татарстан икътисадында чагылыш таба. Хөкүмәт финанс кризисы социаль кризиска әйләнмәсен өчен бөтен көчен куя”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренә караганда, 2008 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты – 930 миллиард сум, сәнәгать производствосы күләме 908 миллиард сумга җиткән. 2009 елда мондый югары күрсәткечләр инде булмаячак.
“Республика кризистан көчәеп чыгарга тиеш”, – дип белдерде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда нефть химиясе өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә һәм инвесторлар финанслауны туктатмый, чөнки аларның уңышлы тәмамланачагына ышана.
“Талантлы студентлар һәм аспирантларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Сезнең уңышка дәүләт хакимияте, Хөкүмәт һәм вузлар тарафыннан теләктәшлек күрсәтеләчәк”, – дип белдерде республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, мондый программалар тагын да киңәйтеләчәк.
Очрашу барышында Татарстанны Ауропа дәрәҗәсендә спорт үзәге буларак тәкъдим иткән видеофильм күрсәтелде. Республика халкының 19 проценты даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителгән 2009 елда “КАМАЗ–мастер” командасы “Дакар–2009” марафон ралли–рейдында җиңү яулады. 2008 елгы Россия чемпионатында 1нче урынга лаек булган “Рубин” футбол клубы быел Ауропаның иң көчле командалары белән очрашачак. Казан 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын яулады.
Очрашуда 12 стипендиат, шулай ук грантлар һәм премияләр конкрусында җиңүчеләр чыгыш ясады. “ТР Студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы вице–президенты, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты аспиранты Илсур Хисмәтуллин республика студентларының Россия конкурсларында җиңүләре белән Татарстанда Россиянең иң яхшы яшь лидерлары яшәвен күп тапкырлар раславы хакында сөйләде.
“Ә студентлар 1 март сайлауларына барачакмы?” – дип кызыксынды ТР Президенты. Илсур Хисмәтуллин яшьләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш биреп кенә калмыйча, республиканың сәяси тормышындагы әлеге мөһим вакыйганы әзерләүдә дә актив рәвештә катнашачак, дип белдерде.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУның Чистайдагы “Восток” филиалының 5нче курс студенты Суфия Сафина үз чыгышында кризисның үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Татарстан яшьләре кризистан тизрәк чыгу өчен барысын да эшләргә әзер.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ректоры Юрий Гортышев вузларның Универсиадага волонтерлар әзерләүдә уйнаячак ролен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, мәгариф үзәге буларак Казан бер генә түгел, ә берничә югары рейтинглы федераль университетка лаек.
“Универсиада – студентларга үзләре турында белдерү өчен менә дигән мөмкинлек”, – диде Минтимер Шәймиев. Очрашуда ул вуз ректорлары белән талантлы студентларга ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алышты.
“Без квалификацияле укытучылар, шул исәптән чит телләр буенча да, җитәрлек булсын өчен шартлар тудырачакбыз. Балалар республиканың бөтен территориясендә лаеклы белем алырга тиеш”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда моның өчен тиешле барлык интеллектуаль көчләр һәм матди база бар.
Очрашу ахырында ТР Президенты тагын бер тапкыр стипендиатларны котлады, аларга уңышлар теләде, Татарстанда Студентлар көненең яхшы һәм оешкан төстә үтәчәгенә ышаныч белдерде.




Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10