ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Галимҗан Баруди һәм аның иҗади мирасына багышланган чара уздырыла

13 март 2007, 17:53

(Казан, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанда “Иман” ислам мәдәнияте үзәгендә танылган җәмәгать эшлеклесе һәм дин галиме, мөдәррис-педагог Галимҗан Барудиның тууына 150 ел тулу уңаеннан “Галимҗан Баруди һәм аның иҗади мирасы” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышы оештырыла. Анда Казан дәүләт университетыннан, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан, Россия Ислам университетыннан мөгаллимнәр, Татарстан Фәннәр Академиясенең Энциклопедия институтыннан вәкилләр һәм Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтеннән дин әһелләре катнашчак.

Галимжан Баруди — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә һәм “Әд дин вә әл-әдәп” дини-әхлакый журналына нигез салучы шәхес. Ул шулай ук 1917 елда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда сайланган беренче мөфти буларак та мәгълүм.

Баруди (Галиев) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1851-1921) Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казанда Күлбуе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. Анда “Мир-гарәб” мәдрәсәсендә 7 еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4 нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда җәдит ысулындагы атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен оештыра һәм шунда 35 елга якын мөдәррис булып тора.

1891-1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күпсанлы дәреслекләр, Ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген аңлаткан һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра.

1917 елда Г.Баруди Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлана. 1921 елның 6 декабрендә ул Мәскәү каласында, ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган вакытында вафат була.

Г.Баруди гомере буе шәрык халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була. 4 меңнән артык берәмлек басманы туплаган әлеге китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алына һәм бүгенге көндә Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10